Зәйдә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры тәмамланды

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе
Кичә Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» XXIV балалар-яшьләр телевизион фестиваленең төбәк туры гала-концерты үтте. Анда Зәй, Сарман, Түбән Кама шәһәр районнарыннан иң талантлылар чыгыш ясады. Ике көн дәвамында барган бәйгедә меңнән артык бала төрле номинацияләрдә көч сынашты, аларны «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Гала-концертта катнашкан район башлыгы Разиф Кәримов, мондый талантлар бәйрәмен 24 ел дәвамында оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Ә Дмитрий Туманов исә Разиф Галиевичны әлеге фестивальгә балаларны әзерләүгә зур игътибар бирүче район башлыкларының берсе,- дип атады. Концерт искиткеч булды. Нәтиҗәдә Зәйдән 1 урынны — җырчы кызыбыз Александра Шишмагаева, «Мирас», "Азаль" ансамбльләре алды. 2 урында — нәфис сүз остасы, җырчы Есения Соловьева, вокал-солода чыгыш ясаган Аделина Сәхәбетдинова, Арина Бочкарева, «Наследие» квартеты, «Каприз» бию ансамбле. 3 урында — нәфис сүз осталары Полина Тогулева белән Эмиль Нәүретдинов, Никита Шакмаков, «Легенда» бию ансамбле. Махсус призга «Улыбка» Һәм «Магия» бию ансамбльләре лаек булды. Призлы урыннар алучыларның барысы да апрель уртасында Казанда узачак фестиваль финалына чакыру алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International