Зәйдә химия һәм биология укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе
27 нче февральдә 4 нче мәктәп базасында химия һәм биология фәннәре буенча табигый-математик цикл укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы узды. 6нчы мәктәпнең химия укытучысы Шакирова Н.Л. 2024 елда Бөтенроссия тикшерү эшләренең үлчәү материаллары эчтәлегендәге үзгәрешләр белән таныштырды. Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең биология/химия укытучысы Д.Р. Шәйдуллина «Биология/химия буенча ВПР нәтиҗәлелеген арттыру өчен дәресләрдә эш оештыру алымнары» дигән мастер - класс күрсәтте. Аннары 1нче мәктәпнең биология укытучысы Әхмәтшина Р.Р. «Компетенция 4К»: дәрестә формалаштыру һәм бәяләү” темасына тагын бер мастер - класс тәкъдим итте. Практик муниципаль методик берләшмәсе утырышын биология һәм химия буенча методик берләшмәләр җитәкчеләре Т.С. Арифуллина һәм В.Н. Захарова йомгаклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International