Зәйдә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона туры уза

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIV Ачык яшьләр телевизион фестивале зона этабын ачу тантанасы булды. Ике көн дәвамында Зәй, Түбән Кама һәм Сарман районнарыннан килгән балалар үзләренең сокландыргыч  талантларын күрсәтәчәкләр.  Бүген фестивальдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев сәламләде: «Созвездие-Йолдызлык» фестивале бик күп балаларга тормышка якты  юл ачты. Фестивальнең җиңүчеләре һәм катнашучылары арасында бөтен Россиягә,  хәтта бөтен дөньяга танылган кешеләр бар. Бу сәхнәгә чыкканда, сезнең һәрберегез шуны аңларга тиеш: бу сезнең иҗади тормышыгызда зур юл. Укытучыларыгыз сезнең сәхнәдә күрсәткән чыгышларыгыздан  чын ләззәт алсыннар иде!". 

   Балаларга шулай ук Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Раилә Гарипова, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов  матур һәм уңышлы чыгышлар теләделәр.

Ике көн дәвамында конкурсантлар үзләренең талантларын «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә күрсәтәчәкләр.

28 февральдә «Энергетик» мәдәният йортында гала-концерт үтәчәк, анда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International