Зәй хәрбиләренә Ватанны саклаучылар көненә гуманитар йөк озатылды

2024 елның 23 феврале, җомга

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов өч йөк машинасыннан торган гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына үзе озата барды. 17 февраль иртәсендә ике 20 тонналы йөк машинасы, ә икенче көнне хәйриячеләр акчасына сатып алынган "Газель" автомобиле гуманитар ярдәм белән Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучылар янына юл тотты. Азат итүче сугышчы һәйкәле янында гуманитар ярдәм җибәрүгә багышланган чара район җитәкчелеге, яшь гвардиячеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка ярдәм итәргә теләк белдергән зәйлеләр катнашында узды. "Бүген без якташларыбызга-махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар йөкне җибәрәбез. Гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен керткән һәрбер зәйлегә, предприятие һәм оешма коллективларына рәхмәт белдерәсем килә. Хәрбиләрдән килгән гаризалар 100 процентка үтәлде. Бу ярдәм якташларыбызга Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ярдәмебезне тоярга булышсын" - диде район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясаганда. Гуманитар ярдәм район хакимияте, иҗтимагый төркем белән берлектә җыелды. Ярдәм итү теләге йөзләгән кешене берләштерде. Зәйлеләр, предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары да читтә калмады. Зур йөкләр кирәкле әйберләр белән тулды: махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен генераторлар, бензопычкылар, төзелеш, җылылык изоляцияләү материаллары, автомобильләр өчен запас частьләр, маскировка челтәрләре, эчке киемнәр, тәм-томнар һәм башка күп нәрсәләр сатып алынды һәм җыелды. Сугышчыларга шулай ук 2 автомобиль (УАЗ һәм Нива), зәйлеләр һәм күрше районнардан 2000нән артык исемле посылкалар китерелде. Хәрбиләребез район һәм шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булсын өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Зәй офыклары» һәм «Яңа Зәй» газеталарының яңа номерлары җибәрелде. Туган яктан килгән  газеталардагы язмалар хәрбиләрне һичшиксез сөендерер: аларны туган җирләрендә зарыгып көтәләр, гомуми җиңү өчен тылда да көрәш бара. Һәр торак пункт, һәр гаилә, оешма хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертергә тырыша. Зәй егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мич-буржуйкалар ясаганнар. Оста хатын-кызлар өйдә ясалган камыр ризыклары, тәм-томнар әзерләгәннәр, оекбашлар бәйләгәннәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар да  читтә калмаган — алар рәсемнәр һәм эчкерсез теләкләр белән хатлар җибәрделәр. Гуманитар ярдәмне төяүдә бу юлы тагын политехник көллият студентлары зур ярдәм күрсәтте. Район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, «Җылы Зәй» хәйрия фонды вәкилләре Дмитрий Соловьев, Марат Кыямов, Кораллы Көчләр ветераны, 2 нче ранг капитаны Валентин Атласов, машина йөртүчеләр Рөстәм Латыйпов, Рәйхәт Габидуллин, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятеннән Дмитрий юлга чыктылар. Өч машинадан торган гуманитар ярдәм ЛНР һәм ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә була, фронт сызыгы буенча 1300 километрдан артык юл үтә, 10 төрле ноктада туктый. Зур йөкләрнең берсендә тәҗрибәле шофер Виталий Софин йөри, ул инде уникенче тапкыр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтә. " 13 ел ерак араларга йөрим. Үзебезнең хәрбиләр белән очрашуны һәрвакыт түземсезлек белән көтәм. Алар безнең килүгә бик шат,  ярдәм җибәргән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр", - ди шофер. Валентин Атласов «Газель» машинасында  Макеевка, Волгоград, Саратов хәрби госпитальләре өчен гуманитар йөк (медикаментлар, костыльләр,  киемнәр һәм башкалар) алып килә, анда безнең сугышчылар да дәвалана. Ашыгыч заказларны оператив рәвештә китерү өчен әлеге автомобиль махсус сатып алына, аны алу өчен  Изге Макарий чиркәве мәхәлләсе, «Масксети» төркеме волонтерлары, хәйриячеләр һәм битараф булмаган зәйлеләр бердәм булыша.  Разиф Гали улы якташлары дислокацияләнгән барлык урыннарда булып  Ватанны саклаучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, ныклык, батырлык һәм рухи көч, тиз арада Җиңү белән  исән-имин туган якка әйләнеп кайтуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International