Гражданлык торышы актларын теркәү бүлегендә ачык ишекләр көне

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы граңданлык торышы актларын теркәү бүлегендә 3 мәктәпнең 7 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык торышы актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында бүлек башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International