Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй укукчылары Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр
2024 елның 21 феврале, чәршәмбе
Бүген 4нче урта гомуми белем мәктәбендә «Гаилә, тел һәм җыр – бербөтен!» дигән чара узды. Анда шәһәр мәктәпләренең 2-11нче сыйныф укучылары катнашты. Туган тел көненә багышланган чара милли киемнәр кигән укучыларның мәктәпкә керүчеләрне, кунакларны төрле телләрдә сәламләве белән башланып китте. 4нче мәктәп укучылары Гаилә елына багышланган «Тере музей» проектын күрсәттеләр. Беренче күргәзмә гаиләләребездәге гореф-гадәтләрне, йолаларны чагылдырды. Анда гаилә фотосурәтләре, шәҗәрәләр куелды. Безнең халкыбыз “Җиде буыныңны бел!”- дип юкка гына әйтми ул. Буыннарыңны онытмас өчен, үзеңнең нәсел агачыңны белергә кирәк. Икенче күргәзмәдә Фәртдиновлар гаиләсе белән таныштылар. Кош, оясында нәрсә күрсә, очканда шуны эшли, - ди безнең халык. Бу гаилә үзенең яраткан шөгыльләрен тамашачыга тәкъдим итте. Өченче күргәзмә “Ә хәзер бераз елмаеп алыйк!” дип аталды. Укучылар сәхнәләштерелгән мәзәкләр куйдылар. Чараның 2нче өлешендә укучылар туган телебезгә булган мөнәсәбәтләрен, олы ихтирам хисләрен җыр, шигырьләр аша белдерделәр. Бәйрәм чарасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Катнашучылар һәм кунаклар эмоциональ көч алды!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Яшел өлеш: балалар бакчасында алмагач утырттылар
«Шатлык» балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары яшь алмагач үсентесе утырттылар. Балалар зур кызыксыну белән әлеге эшчәнлекнең һәр этабында катнаштылар: иң элек чокыр казыдылар, үсентене утырттылар, су сиптеләр, хәтта терәү урнаштырдылар.
«Үз куллары белән үстерелгән кыярлар»
Экологик чиста продукт алуның иң дөрес ысулы - аны үзең үстерү. Әлбәттә, кыярларны кибеттә сатып алырга мөмкин, тик аларны үзең үстерүе ничек кызык. Кечкенә орлыктан башта кечкенә яфраклар, аннары тулы кыяр үсеп чыгуын күрү - чын могҗиза!
ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов Зәй укучылары һәм волонтерлары белән очрашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазыловның 8 апрельдә Зәй шәһәренә эш визиты булды.
8
апрель, 2026 ел
Шефларнын кызу ярышы! Зәйдә «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсына йомгак ясалды
Зәй политехник көллиятендә һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Конкурс «Пешекче, кондитер" һөнәре буенча ункөнлек кысаларында узды. Чараны оештыручылар-махсус фәннәр укытучылары һәм производство осталары: Иванова И.В., Иванова С. Г., Фәсхетдинова Е. Д., Андрианова С. Н. һәм Кырмагина С.Н. Конкурсның максатлары: тәрбияви-белем бирү эше һәм студентларны мәдәни-гигиеник тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыру; укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау, салкын ризыклар һәм закускалар әзерләүдә инициатива һәм фантазия күрсәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз