20 февральдә Р.Ш. Фәрдиев паркында «Кышкы күңел ачулар» - спорт ярышларының күптән көтелгән финалы узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үтте. Быел финалда өч балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашты: «Якты Кондыз», «Кояшкай» һәм «Салават күпере». Бу чын спорт һәм дуслык бәйрәме иде! Ярышлар берничә этапта узды, аларның һәрберсе якты эмоцияләр һәм актив эшчәнлек белән тулы булды. Өч балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә югары нәтиҗәләр өчен лаеклы көрәштеләр. Алар спортның ярышлар гына түгел, ә чыдамлык, кыюлык һәм теләктәшлек кебек иң яхшы сыйфатларны күрсәтү мөмкинлеге булуын тагын бер кат расладылар. Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленде: өченче урынны "Якты Кондыз", икенче урынны "Салават күпере" командасы алды, ә "Кояшкай" балалар бакчасы командасы ярышларда төп җиңүче булды. Ярышлар турында үз тәэсирләре белән «Салават күпере» балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Ольга Закарьянова уртаклашты: «Бу ярышлар ачык һавада үтә, шуңа да мәктәпкәчә яшьтәге балаларга зур шатлык китерә һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда бирә. Эстафета үзара ярышка нигезләнсә дә, балалар арасында дуслык атмосферасы сизелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар биремнәрне зур тизлек һәм җитезлек белән башкардылар, бер-берсенә ярдәм дә иттеләр. Биредә катнашучылар ярышлардан күтәренке рух, уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алып киттеләр.