Зәйлеләр автобус марафонында катнашты

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

«Татарстан - казанышлар Республикасы» автобус марафоны Зәй шәһәрендә тукталды. Чарада катнашучылар Россия һәм Татарстан казанышлары турында белделәр. 19 февральдә зәйлеләр Татарстанның барлык шәһәрләрендә йөрүче «Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус марафонында катнашты. Чара «Энергетик» мәдәният йортында узды. Анда катнашучылар алдында ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе“ ААҖ генераль директоры Илшат Әминов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгыш ясады. Иван Гущин 2018 елның 28 июнендә төзелгән һәм аерым архитектура һәм археология объектларын, шулай ук Казан, Чистай, Алабуга, Биләр һәм республиканың башка тарихи торак пунктларын саклау һәм үстерү буенча системалы һәм комплекслы эш алып баручы үзе җитәкләгән ведомство эшчәнлеге турында сөйләде һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре Татарстан Республикасы җитәкчелегенең аерым контролендә булуын билгеләп үтте. Илшат Әминов Зәй районы территориясендә илкүләм проектларны тормышка ашыруга бәя бирде һәм Зәйдә һәр ел яшәү шартларының уңайлырак була баруын, матур парклар, мәдәни һәм спорт учреждениеләре, ике бассейн барлыгын билгеләп үтте. Барлык милли проектлар да кешеләрнең яхшырак яшәвенә юнәлдерелгән. Петр Уразайкин әлеге чараның мөһимлеген югары бәяләде, биредә  халыкка район турында гына түгел, ә Татарстан Республикасында башкарылган зур эшләр турында да белергә мөмкинлек,- дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International