16-18 февральдә яшьләр проекты кысаларында Мәскәү шәһәрендә «Россия» күргәзмә-форумы узды. Татарстан делегациясенә конкурс нигезендә 500 кеше сайлап алынды, алар арасында яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре дә бар иде. Алар ВДНХда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Россия» күргәзмә-форумында булдылар. Күргәзмә 2023 елның ноябрендә старт алды һәм илебезнең барлык тармакларындагы мөһим казанышлар турында сөйли. Әлеге сәфәр вакытында проектта катнашучылар ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Россия Геройлары Рәсим Баксиков һәм Дамир Йосыпов белән аралаша алды. «Яшь юлдаш» проектының төп максаты - Татарстан яшьләрен ил казанышлары белән таныштыру.