Зәй политехник көллиятендә Мәгариф милли проекты кысаларында егетләр өчен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгына багышланган "Ягез әле, егетләр" спорт чарасы узды. Ярышларда 1,2,3 курс егетләре катнашты. Ярышның максатлары һәм бурычлары:укучыларның гражданлык-патриотик тәрбияләү дәрәҗәсен күтәрү, РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә әзерлек: укучыларның хәрби-гамәли спорт төрләренә кызыксынуын арттыру; аларның физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү; • сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны физик күнегүләр һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү. Чарада производствога укыту буенча җитәкче урынбасары: Макарова Е. Б., ОБЖ укытучысы Кырмагин А.С., физик культура укытучылары: Гыйльманова Ф.Л. һәм Зарипов И.Р балалар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Ярышлар зур эстафета формасында узды. Студентларга мондый сынаулар тәкъдим ителде: зыян күрүчене махсус носилкалар ярдәмендә йөртү, яраланган кешене гимнастика маты ярдәмендә эвакуацияләү, эвакуацияләнгән кеше белән противогаз киелгән килеш колледж коридорлары буйлап йөгерү; гранатаны максатка ыргыту; ике гимнастика маты ярдәмендә үзара ярдәмләшү һәм җайлашу күрсәттеләр; Балалар эстафетаны үтәүгә җаваплы һәм җитди карадылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча өч призер билгеләнде. Шунысын да әйтергә кирәк, барлык командалар да лаеклы чыгыш ясады.