Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән чираттагы очрашу узды

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген балалар иҗат йортында район җитәкчелегенең кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр-махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды. Очрашуда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең һәм иреклеләрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариаты вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты. Очрашу балалар иҗаты йортының гитарачылар төркеме чыгышы белән башланды. Чарада катнашучылар бер минут тынлык белән һәлак булган якташларын искә алдылар. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин хәрбиләрне районда башкарылган эшләрнең барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаган өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын, бурычларына һәм антларына тугры булуларын, яңа көч туплап барысына да җиңү белән туган якларына  әйләнеп кайтуларын теләде. Чәй өстәле артында сугышчылар үз хезмәтләре турында сөйләделәр, адреслы гуманитар ярдәмнәре, якыннары турында кайгыртулары өчен барлык зәйлеләргә зур рәхмәт белдерделәр. Хәрби хезмәткәрләр район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында аларга район хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды. Иң дулкынландыргыч мизгел-мобилизацияләнгән хәрбинең югары бүләген тапшыру булды.  Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән  батырлыгы өчен, Жуков медале белән Абрамов Евгений Николаевич бүләкләнде. Лаеклы бүләкне әти-әнисе Анфиса Васильевна, Николай Матвеевич һәм хатыны Елена Петровнага Петр Сергеевич Уразайкин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International