7 февральдә 2023 ел йомгаклары буенча хисап сессиясе кысаларында «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында техниканы тапшыру тантанасы булды. Транспорт чаралары ачкычларын яңа хуҗаларга Татарстан премьер-министры урынбасары, республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов тапшырды. " Без шәһәр эчендәге һәм шәһәр яны транспорты өчен уңайлы биш заманча автобус алдык, алар «Авторитет»транспорт компаниясенә тапшырылачак. Шәһәр хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен ике яңа МТЗ-82 тракторын «Благострой»компаниясе алачак. Ел саен мәктәп автобуслары яңартыла, һәм быел без тагын ике яңа автобус алдык. Шулай ук ашыгыч медицина ярдәме автомобиле һәм районның авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре өчен икешәр автомобиль алынды, - дип сөйләде район башлыгы Разиф Кәримов.