Зәйдә чаңгы буенча «Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на Бөтенроссия ярышлары үтә

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

7 февральдә "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы  буенча «Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Катнашуга Россиянең 25 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 226 спортчы гариза биргән. Ачылу тантанасында Зәй районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, чаңгы ярышлары буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, «чаңгы короле» Зимятов Николай Семенович, ике тапкыр дөнья кубогын яулаучы, ике тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, СССРның атказанган спорт мастеры Завьялов Александр Александрович, халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Голубев Владимир Александрович, чаңгы узышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Иванов Анатолий Михайлович, чаңгы узышлары буенча Россия җыелма командасының генераль менеджеры Богданов Михаил Викторович, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары федерациясе эшләре белән идарә итүче Блохин Денис Анатольевич, Россия Федерациясе чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Галиев Эдуард Шәйхнур улы, Түбән Кама электр челтәрләре «Челтәр компания»се АҖ филиалы директоры Галимов Алмаз Ибраһим улы, Әлмәт электр челтәрләре «Челтәр  компания»се АҖ филиалы директоры Огурцов Сергей Владимирович, «Агросила» АҖ генераль директоры урынбасары Трошин Антон Александрович, Зәй районы электр челтәрләре башлыгы Лукин Олег Анатольевич катнашты.  Ярышлар 11 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

8 февраль: 11.00 Аерым старт. Ирекле стиль. Кызлар 5 км. 12.30 - Аерым старт. Ирекле стиль. Егетләр 10 км. 14.00-җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы;

9 февраль:10.30 Спринт. Ирекле стиль. Кызлар, егетләр квалификациясе - 1,25 км. 13.00 Спринт. Ирекле стиль. Дүртенче финал, ярымфинал, финал. Кызлар, егетләр. 14.45-җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.

11 февраль:10.00 Аерым старт. Классик стиль. Кызлар 5 км. 11.30 Аерым старт. Классик стиль. Егетләр 10 км. 13.00-җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International