Зәй шәһәрендә район Советының йомгаклау утырышы узды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген "Энергетик" мәдәният йортында 2023 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча Зәй муниципаль районы Советының 37 утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты. Утырышта катнашучылар эш визитын шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләрендә булудан башладылар: «Техно заводы» ҖЧҖ филиалы, «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ, шулай ук Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә һәм «Дулкын-Волна» бассейнында булдылар. "Энергетик" мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен районның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы бүлекчәләре күргәзмәсе оештырылды, шулай ук социаль блок эше турында фильм күрсәтелде. Пленар өлеш мәдәният сараеның тамаша залында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларны 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар белән таныштырды. Авыл җирлекләре эше турында Кадер авылы җирлеге башлыгы Людмила Барсукова сөйләде. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов утырышта катнашучыларны республиканың социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм киләчәккә куелган бурычлар белән таныштырды. Ул 2024 елда илдәге катлаулы хәлгә карамастан, барлык республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк дип ышандырды. Зәй районы эшчәнлегенә Мидхәт Шаһиәхмәтов уңай бәя бирде һәм киләчәктә дә динамик үсеш теләде. Министр билгеләп үткәнчә, энергия нәтиҗәлелеге рейтингында район республикада алдынгы урынны алып тора һәм икътисади үсеш темпларын алга таба арттыру һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурсларга ия. Шулай ук ул район җитәкчелегенә һәм барлык зәйлеләргә яхшы оештырылган эшләре, Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Зәйлеләргә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Олег Морозов та мөрәҗәгать итте. Отчет сессиясе бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры Рифкать Фәрдиев «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем районның финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашевка бирелде. Озак еллар намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровка игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән «Агрофирма Восток» ҖЧҖнең эксплуатация буенча механигы Александр Романов, «Шатлык» социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Дарья Филиповская билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы белән «Техно заводы» ҖЧҖ филиалы финанс директоры Ольга Московская, район башкарма комитетының бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык бүлеге башлыгы Ольга Городнова, Зәй ГРЭСының план бүлеге башлыгы Татьяна Зарипова, Зәй ГРЭСЫ бүлегенең 1 категорияле ПТО технигы Ирина Емельянова бүләкләнделәр.  РФ Федераль җыенының 8 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның Рәхмәт хаты Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановка, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиевка тапшырылды   РФ Федераль җыенының 8 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның Рәхмәт хаты яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкинга, Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе «Җинаять-башкару инспекциясе» ФКУ Зәй муниципаль-ара филиалы башлыгы Андрей Ивановка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International