03-05 февральдә «Республика олимпиада үзәге»нең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында татар телендә укытыла торган мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча Түбән Биш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Камалова Руфина һәм 8 сыйныф укучысы Балончева Арина, М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мәхмүтова Алена, Кадер мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гыйльфанова Карина призерлар булдылар. Аларны Түбән Биш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтвәлиева Илзира Изаил кызы һәм Шиһабетдинова Гөлнара Риф кызы, М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ягафарова Рушания Хаматзакир кызы, Кадер мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Алсу Фәит кызы әзерләделәр.