Зәйлеләрне "Кадрлар резервы" республика яшьләр проектында катнашырга чакыралар

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе
2009 елдан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектын гамәлгә ашыра (алга таба – Проект). "Кадрлар резервы" - Татарстан Республикасы яшьләренең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыручы, хезмәт һәм мәгариф мобильлеген стимуллаштыручы һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итүче озак вакытлы үсеш программасы. Проектта Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Проектта катнашу өчен гаризаны 2024 нче елның11 нче мартына кадәр сайтта бирергә мөмкин (www.rezervrt.ru). Кандидатлар сайлап алуның берничә этабын узачак: гаризаны тутыру, тестлау, эксперт комиссияләре катнашында эшлекле уен элементлары белән турыдан-туры әңгәмә. Сайлап алу этабы катнашуның мотивациясен, максатын, лидерлык потенциалын, команда аралашу күнекмәләрен һәм проектта катнашу өчен кандидатларның стандарт булмаган фикерләү сәләтен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. «Кадрлар резервы» республика проекты программасы 2024 елда Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдереләчәк. Әлеге Проект киләчәктә республика проектлары һәм оешмалары командаларының потенциаль әгъзалары булачак катнашучыларның төп компетенцияләрен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. Проектны үткәрү турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган (www.rezervrt.ru._ контакт өчен мәгьлумат- Сансызбаева Нургөл Җанбулат кызы, тел.: +7 (927)659-65-92, rezervrt@gmail.com.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International