Зәйдә "Ел хатын-кызы "Ел ир-аты" республика конкурсының төбәк этабы уза

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында "Ел хатын-кызы "Ел ир-аты" республика конкурсының төбәк этабы уза.Традицион күркәм бәйгедә катнашу өчен Зәйгә республиканың Кама аръягы зонасындагы сигез район вәкилләре килде. Билгеле булганча, әлеге бәйге ел саен республиканың социаль-икътисадый усешенә, мәдәниятенә, рухиятенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим иту максатыннан уткәрелә. Быел исә ул гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатында игълан ителгән Россиядә Гаилә елы эгидасы астында уза. Ә Зәебездә бу елның Батырлык һәм бердәмлек елы булуы бу мөһим кыйммәтләрне тагын да көчәйтә. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты — хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесенең төбәк турында Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Зәй районының иң-иңнәре 10 номинациядә көч сынаша. Зәебез данын әлеге бәйгедә Рузилә Нефедова, Йолдыз Красовская, Гүзәлия Гатина, Мария Аргунова, Венера Степанова, Мария Петрякова, Елена Гайнетдинова, Сергей Хватков яклыйлар. Бәйгедә геройларның үзләрен төрле яклап күрсәтүе «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгать әһелләренең матур чыгышлары белән аралашып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International