Зәйдә физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе узды

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбендә район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы катнашында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе кече коллегиясе узды. Коллегиядә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Халикова Ирина Павловна, спорт мәктәпләре җитәкчеләренең 2023 елда учреждениеләр эшчәнлеге йомгаклары буенча һәм 2024 елга куелган бурычлары турында докладлары тыңланды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Разиф Галиевич һәм Эмиль Эдуардович спорт мәктәпләренә тренер-укытучыларны җәлеп итү, республика рейтингларында физик культура һәм спорт буенча район күрсәткечләрен яхшырту, спортны үстерә торган программалар эшләү буенча бурычлар куйдылар. Коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен, шулай ук 70 яшьлек юбилее уңаеннан спорт мәктәбенең киокусинкай буенча тренер-укытучысы Ревин Владимир Ивановичка Татарстан Республикасы спорт министры рәхмәте белдерелде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен, «Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе Соколов Юрий Павловичка - "Барс" спорт мәктәбенең волейбол буенча тренер-укытучысына тапшырылды. «Сәламәтлек» спартакиадасында команда зачеты нәтиҗәләре буенча предприятие, оешма һәм учреждение командалары арасында 1 урын өчен «Татэнерго» АҖ филиалы Зәй ГРЭСы, 2 урын өчен «ТЕХНО» ҖЧҖ, 3 урын өчен физик культура, спорт һәм туризм идарәсе бүләкләнделәр. Команда зачеты нәтиҗәләре буенча «Сәламәтлек» спартакиадасында авыл җирлекләре командалары арасында беренче төркемдә халык саны 500 кешедән артык булган җирлекләр арасында: 1 урын өчен  Баграж авыл җирлеге, 2 урын өчен  Якты Күл авыл җирлеге, 3 урын өчен Сәвәләй авыл җирлеге бүләкләнделәр. Халык саны 500 кешегә кадәр булган торак пунктлар арасында икенче төркемдә: 1 урын өчен Гулькин авыл җирлеге, 2 урын өчен Иске Маврин авыл җирлеге, 3 урын өчен Поповка авыл җирлеге бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International