Зәй районында хәрбине соңгы юлга озаттылар

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан 51 яшьлек Дмитрий Иванович Смирнов белән хушлашты. Рядовой Смирнов Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак була. Дмитрий Иванович Зәй районы Сәвәләй авылында туып үсә, урта мәктәпне тәмамлый, барлык яшьтәшләре кебек үк 18 яшендә армиягә китә, 1990 елдан 1992 елга кадәр Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. 2023 елның октябреннән контракт буенча махсус хәрби операция үткәрү зонасында хезмәт итә, гаскәр часте штурм ротасы взводы бүлегенең өлкән наводчигы була. Дмитрий Смирновның тормышы 2024 елның 15 гыйнварында өзелә. Контрактка кул куюга кадәр ул озак еллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы бүлеге ведомстводан тыш сак бүлегендә, Әлмәт электр челтәрләрендә, төзелеш оешмаларында эшли. Матәм митингы Сәвәләй авылы мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р. Г.Кәримов һәм барлык зәйлеләр  исеменнән хәрбинең туганнары, якыннары һәм сәвәләйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин мөрәҗәгать итте. Гвардия рядовое Смирнов Дмитирий Иванович үзенең хәрби бурычын намус һәм лаеклы үтәде, батырлык, фидакарьлек, кыюлык кебек кешелекнең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте, аның тормыш юлы үсеп килүче буынга батырлык үрнәге булып калыр. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булганнарга мәңгелек дан!-, диде Петр Сергеевич. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән куратор Иван Николаевич Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариаты исеменнән Айрат Агъләмҗанов чыгыш ясады. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Смирнов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Дәүләт бүләген солдатның сеңлесе Л.И. Будринага Петр Уразайкин һәм Айрат Агъләмҗанов тапшырдылар. Дмитрий Смирновны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар, аны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне туган авылы зиратында җирләделәр. Герой турында хәтер зәйлеләр йөрәгендә мәңге сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International