Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2026 елның 5 июне, җомга

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Бу бәйрәм гомер-гомергә язгы кыр эшләренең тәмамлануын гәүдәләндерә, игенчеләрнең армый-талмый хезмәт итүен һәм туган җирнең матурлыгын данлый.

Сабантуй кунакчыллык, игелек һәм үзара аңлашу бәйрәме булып тора, ул төрле милләт кешеләрен, кунакларны бай программа белән җәлеп итә һәм безгә тормыш символы – икмәкнең мәңгелек кыйммәтен искәртә.

Армый-талмый хезмәтләре белән районның азык-төлек иминлеген һәм һәр гаилә табынының бөтенлеген тәэмин итүче авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Җиргә тугрылыгыгыз, үз эшегезне яратуыгыз һәм туган ягыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен рәхмәт сезгә! Зәй җире сезнең үзегезне дә язгы мәшәкатьләр өчен көзге мул уңыш белән сөендерсен, ә Сабантуй бәйрәме һәр йортка шатлык һәм иминлек, онытылмаслык якты тәэсирләр алып килсен.

Якташларыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сез Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап, балаларыбыз һәм оныкларыбызның тыныч киләчәген тәэмин итәсез, үз бурычыгызны намус белән үтисез. Без сезнең белән горурланабыз, сезнең тиз арада җиңүегезгә ышанабыз һәм туган җиргә кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез.

Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, басуларда – мул уңыш, өстәлләрдә – бөтенлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International