«Атказанган спорт мастеры А. Льков призы»на чаңгы узышлары буенча ТР беренчелеге узды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

23-27 гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә атказанган спорт мастеры Андрей Льков призына чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларга республиканың 22 шәһәреннән һәм районыннан барлыгы 223 спортчы, 105 кыз һәм 118 егет гариза биргән. Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге  мәктәптән Зәй чаңгычылары да ярышларда катнаштылар. Беренче көнне спортчылар ярышны 5/10 км классик стильдә аерым старт белән йөгерделәр. Кызлар арасында 4 урынны Пылаева Софья, 7 урынны Тихонова Азалия алды. Икенче көнне спортчылар спринтта ярыштылар. 1 урынны Пылаева Софья (тренеры Колесов Сергей Владимирович), 6 урынны Тихонова Азалия (тренеры Габыйдуллин Ракиф Марсович) алды. Ярышларның соңгы көнендә ирекле стиль белән шәхси узышта 3 км дистанциядә Пылаева Софья җиңүче булды, 4 урынны Тихонова Азалия, 6 урынны Белякина Арина (тренер  Колесов Сергей Владимирович) алды. Команда зачетында өч көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча Зәй командасы шәһәрләрнең 10 командасы арасында 5 нче урынны (881 очко) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International