Зәй укучылары - биология буенча бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабы призерлары

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе
2024 елның 24-28 гыйнварында «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен биология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар булдылар: 7нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Санникова Кира һәм 11нче сыйныф укучысы Йосыпова Әминә, шулай ук Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Сиразеева Азалия. Республика олимпиадасы призерларын әзерләгән биология укытучылары: 7нче мәктәптән- Танчук Юлия Ивановна һәм Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән - Сафарова Дилором Тоировна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International