Зәйлеләр физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашты

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 22-24 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» нең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-8 сыйныф укучылары өчен физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар: 4нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Ревин Егор, 6нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Минеева Әлинә, 4нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Константинов Егор, 7нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Карпов Данил. Физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын әзерләгән физик культура укытучылары: Краснова Регина Рафис кызы -7 нче мәктәп, Краснов Юрий Васильевич- 4 нче мәктәп, Минеева Резидә Рифгат кызы- 6 нчы мәктәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International