Зәйдә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2024 елның 25 гыйнварында хакимиятнең зур залында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре рәисләре, объект җитәкчеләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырыш барышында 2024 елның мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү, шулай ук сайлаулар барышында җәлеп ителгән объектларның террорчылыкка каршы саклануын көчәйтү буенча чаралар комплексы расланды. Мәгълүмат белән районның террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе – район башлыгы, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй шәһәрендәге Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлекчәсе башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча полиция бүлеге башлыгы, Зәй шәһәр прокуроры чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International