Зәйдә җирле халык белән очрашулар дәвам итә

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

23 гыйнварда Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә район җитәкчелеге 35 квартал микрорайонында, Воздвиженка, Кармалка торак пунктларында һәм Зәй шәһәренең үзәк өлешендә яшәүчеләр белән очрашты. Гимназия фойесында 2023 елның мөһим вакыйгалары, яңа биналар ачылышын күрсәткән зур фотокүргәзмә тәкъдим ителде. Җыелыш башланганчы шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче оешма җитәкчеләре, депутатлар халыкны шәхси мәсьәләләр буенча кабул иттеләр. Үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов халыкны узган елда районның һәм шәһәрнең һәр тармагында башкарылган эшләр белән таныштырды, республика һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде, быел башкарылачак эш планнарына тукталды. Шулай ук доклад белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова чыгыш ясады. Ул «Благострой» ҖЧҖ белән юлларны һәм тротуарларны чистарту буенча эшләр үткәрү, шулай ук юл билгеләрен тоту, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шәһәр агачлары һәм куакларын карап тоту, юл эшләре мәсьәләләре буенча актуаль килешүгә тукталды. Шәһәрнең үзәк өлешендә һәм 35нче кварталда җәмәгать тәртибен саклау торышы турында участок вәкаләтлесе Радик Фәрхетдинов хисап бирде. Ул һаман кабатланып торган мошенниклык очраклары белән таныштырды, зәйлеләрне сак булырга кирәклеге турында искәртте. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезнең батырлыгы, шәһәр һәм район халкы оештырган ярдәм турында сөйләде. Маскировка челтәрләре үреп йөрүче активистларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук актив гражданлык позициясе, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм иткән өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы ветераннары Борис Кондрабаев, Александр Фиофилов, Евгений Ильин, Юрий Павлов, Владимир Яковлев, Сергей Захаров бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International