«Зәй офыклары» газетасы иҗат коллективының остазы, хезмәт юлының 28 елын район матбугатына багышлаган, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Миңнулла кызы Гаврилова бүген 70 яшьлек юбилеен билгели. Венера Гаврилова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Бөтенроссия халык санын алудагы казанышлары өчен» медальләренә ия. Венера Миңнулловна 1954 елның 24 гыйнварында Чыбыклы авылында туа. Якты Күл авылы урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, әнисе һөнәрен дәвам итү теләге белән Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керә. Хезмәт юлын рус теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында 1976 нчы елда башлый. Мәктәп елларыннан ук иҗатка тартылуы, фикерен матур итеп кәгазьгә төшерә алу сәләте яшь педагогны район газетасына алып килә. 1983 елдан алып ул «Знамя дружба» газетасында, сәнәгать бүлеге журналисты буларак, рус телендәге язмалары белән таныла башлый, соңрак бүлек мөдире итеп билгеләнә. Ә инде 1990 елда милли күтәрелеш чорында саф татар телендә мөстәкыйль төстә нәшер ителүче «Зәй офыклары» газетасы дөнья күрә башлауга Венера Миңнулловна шушы басма өчен җан ата, алай гына да түгел, ул газетаны булдыру өчен янып йөрүчеләр арасында була. Җаваплы сәркатиб, бүлек редакторы булып эшли, ә 1999 елдан «Зәй офыклары» газетасына баш редактор итеп билгеләнә. Бу вазифада ул лаеклы ялга киткәнче - 2011 елга кадәр хезмәт куя. Төгәллекне яратучы, үз кул астында эшләүче иҗат коллективыннан да саллы язмалар таләп итүче журналист шәһәр-район тормышында да актив кайный. Ул һәртөрле чараларның уртасында булып, үз фикерен даими белдереп торды. Лаеклы ялга чыккач та Венера Гаврилова “Зәй офыклары” газетасы, укучылар белән элемтәсен өзмәде. Аның саллы язмаларын әле дә газета битләрендә күрергә була. Әле ул дини юнәлештә махсус белем үзләштереп, үзәк мәчеттә хатын-кызлар өчен дәресләр бирде. Дини тәгълимат, гарәп телендә укый-язарга өйрәнүчеләр аңа бик рәхмәтле. Венера Миңнулловна бик уңган хуҗабикә дә, аның бакчасы иртә яздан караңгы көзгә кадәр һәрчак шау чәчәктә утыручан. Бүген инде ул бердәнбер кызы Иринага ярдәм итеп, оныкларын олы тормыш юлына бастыруга өлеш кертә. Зәй журналистикасы ветеранын юбилее белән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, балалар игелеге күреп яшәвен телибез. Иҗат ялкыны сүрелмәсен, алга таба да җәмгыятебезгә файдалы шәхес булып яшәргә язсын!! #марафон хезмәте #хезмәт кешеләренә