Хәрбиләргә күңел җылысы

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Заинск-2 Яшьләр үзәгендә хәзер салкыннар башлангач хәрбиләребезгә иң кирәкле булган окоп шәмнәрен ясау буенча акцияләр дәвам итә, һәм алар 1000 данәдән артык җитештерелгән инде. Махсус хәрби операция линиясенә җибәрү өчен әзерләнгән йөкне  яшьләр үзәге белгечләре, аның тәрбияләнүчеләре беренче тапкыр гына оештырмый.  Узган ел дәвамында яшьләр үзәге төрле чараларда катнашты, балта осталыгының хәйрия күргәзмә эшләрен махсус хәрби операциядә булган хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен үткәрә. Барлык акчалар парафин сатып алуга юнәлтелгән. Окоп шәмнәре уртача 4-8 сәгать яна. Алар җилдән курыкмыйлар, чөнки чыбык түгел, ә савыт эчендәге материал яна.  Шулай ук бу шәмнәр безнең хәрбиләребезгә өй җылысын биреп җаннарын җылытсын дигән зур теләгебез дә бар. Оокоп шәмнәре ясау өчен тимер банкалар җыюда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! #Яшьләр Үзәге #Зәй 2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International