Зәй районына урамнарны чистарту өчен 2 яңа трактор бирелде

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, башка рәсми затлар да бар иде. Утырыш 2023 елда ТР Төзелеш министрлыгы эшенә йомгак ясауга һәм агымдагы 2024 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде. Йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында тантаналы чара узды, аның барышында Рөстәм Миңнеханов район вәкилләренә яңа махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Шунысы куанычлы, алар арасында Зәй районы да бар, 176 берәмлек техниканың 2се безнең районга бирелде: Разиф Гали улы Рөстәм Нургалиевич кулыннан урамнарны тоту өчен 2 яңа МТЗ тракторына сертификат алды. Тантана Татарстанда яхшы традициягә әйләнде. 2017 елдан ТР районнарына 500 берәмлек техника тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International