2024 елның 18-20 гыйнварында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен химия буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призер булып 2нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Портнов Егор танылды, укытучысы Кәмәлиева Рена Фәрхәд кызы.
2024 елның 18-20 гыйнварында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен, Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар булып Р. Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Кандалинцев Кирилл, укытучысы Белышева Анна Владимировна, һәм 7нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Столбова Дарья, укытучы һәм Запека Юлия Михайловна танылды.