8-19 гыйнварда Ульяновскта 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге, Россия беренчелегенә сайлап алу этабы узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 14 субъектыннан 420 кеше катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары Данис Землянов (тренеры И.Г. Хәйруллин) 44 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бронза медаль яулады, Хөснуллина Алинә 3 урынны алды (тренеры Р. Р. Салихов).