17-21 гыйнварда Кирово-Чепецкида чаңгы узышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды (2024 елда Россия укучыларының XII кышкы Спартакиадасының (яшүсмерләр) 2 этабы). Татарстан Республикасы җыелма командасы составында олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге урта мәктәп спортчылары Козенков Софья, Бирюков Вадим һәм Нехаев Данил чыгыш ясады. Спортчыларның тренерлары Габыйдуллин Ракиф Марс улы. Ярышларның беренче көнендә Козенкова Софья һәм Бирюков Вадим 10 һәм 15 км дистанцияләрдә классик стильдә шәхси узышта 5 нче урынны яулыйлар, бу аларга 6-11 мартта Краснодар краеның Лаура Олимпия стадионында узачак укучылар Спартакиадасының финал өлешенә чыгарга мөмкинлек бирә. Нехаев Данил 15 нче урынны алды. 18 гыйнварда, икенче ярыш көнендә ирекле стиль спринтында Софья Козенкова 4 урынны ала. 20 гыйнварда, өченче ярыш көнендә 10 км ирекле стилендә Бирюков Вадим ышанычлы җиңү яулый, Данил Нехаев 10 нчы урынны яулый. Ирекле стиль белән 5 км дистанциядә Софья Козенкова 5 нче урынны ала. 21 гыйнварда, эстафетада дүртенче ярыш көнендә (4 кеше х 3 км) Татарстан Республикасы кызлары (Полина Конькова, Софья Козенкова, Рәилә Госманова, Алия Исрафилова) 2 урынны алдылар. Татарстан Республикасы егетләр командасы (Роман Владыкин, Данил Нехаев, Вадим Бирюков, Әдел Никифоров) эстафетада (4 кеше х 5 км) 4 урынны алды.