19 нчы гыйнварда 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Яңартылган ФДББС шартларында коммуникатив технологияләр кулланып, туган телне чит тел буларак укытуны камилләштерү” темасына муниципаль семинары булды. Килгән кунакларны “Яшь артистларыбыз” үзләренең ялкынлы җырлары, матур биюләре, нәфис сүз осталары шигырьләре белән сәламләп каршы алдылар. Семинар “Татар театры” түгәрәгендә йөрүчеләрнең Ф.Хөснинең “Кабак” хикәясен сәхнәләштерү белән дәвам итте. "Әдәби уку дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын кулланып, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру» дигән темага мастер- класс күрсәтелде. Семинар милли эшләр буенча директор урынбасарының чыгышы белән тәмамланды. Мәгариф идарәсе мәгълүмати һәм укыту - методик тәэмин итү бүлеге методисты Халидә Шакировна семинарга йомгак ясады. “Очрашу бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашуы булды”- дип семинарның әзерлегенә югары бәя бирде.