17 гыйнварда Зәй районының "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балалар өчен интернет – куркынычсызлык темасына "Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы" дигән өстәл уены үткәрелде. Балаларга чиксез интернет аша кызыклы сәяхәткә чыгарга тәкъдим ителде. Аларны алда төрле сынаулар көткән, һәм безнең балалар барлык сынауларны ышаныч белән үттеләр һәм барлык мәсьәләләрне хәл иттеләр, чөнки Интернет челтәрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен яхшы беләләр.