Зәй китап укучылары күренекле якташыбыз Рабит Батулла белән очрашты

2024 елның 19 гыйнвары, җомга
Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә күренекле якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе, драматург, педагог, публицист, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла белән белән очрашу узды. Язучы белән очрашуга китап сөючеләр, укытучылар, "Шатлык" үзәгендә ял итүчеләр чакырылган иде. Рабит Батулла – 30 дан артык китап авторы, аларның 20 дән артыгы – балалар өчен язылган китаплар. Язучы китап укучыларга әдәбият, татар халкы тарихына кагылышлы бай мәгълүмат бирде, дини мәгърифәт, изге Коръән китабы турында сөйләде, «Сак-сок» бәетенең бүгенге көн өчен бик актуаль булуын әйтте. Ул шулай ук бәетне үзенең яраткан кураенда уйнады. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу җылы мөгамәләдә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International