Район башлыгы Яңа шәһәр халкы белән очрашты

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Зәйдә шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләр белән традицион очрашулар уза, аларда узган елга йомгак ясала һәм агымдагы елга планнар билгеләнә. 18 гыйнварда Яңа шәһәр микрорайоны халкы белән очрашу район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, ТКХ өлкәсе вәкилләре катнашында 6 нчы мәктәптә узды. Разиф Гали улы очрашуда катнашучыларны районның 2023 елгы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары белән таныштырды. 2023 елда шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү буенча эшләр турында Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова хәбәр итте. Микрорайоннардагы оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең өлкән участок полициясе хезмәткәре Николай Комаров таныштырды. Очрашуга район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International