Район башлыгы Аксар авыл җирлеге халкы белән очрашты

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Аксар авыл мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыены узды. Разиф Гали улы авыл халкы алдында 2023 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады, шулай ук 2024 елга төп бурычларны билгеләде. Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук авыл халкы өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме программалары, йорт хайваннары һәм кошлар авыруларын профилактикалау чаралары, авыл җирлегендә оператив хәл, 2024 елгы янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар турында докладлар тыңланды. Очрашу ахырында авыл активистларын бүләкләү тантанасы булды. Аксар авыл җирлеге иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Галимов Рамил Шаһит улы, махсус хәрби операциядә хәрбиләргә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен, авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Мөхәммәдиев Илдар Галимҗан, Жвакин Владимир Андреевич, Гыйззәтуллина Рәмзия Вилдановнага истәлекле бүләкләр тапшырылды.Очрашуга район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International