Спорт мастерына кандидат А.С. Григорьев истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык турнир узды

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнварда Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендә спорт мастерына кандидат А.С. Григорьев истәлегенә, 2012 елда туган  яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча ачык турнир узды. Ярышларда Чувашия Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 180нән артык спортчы катнашты. 24 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Данис Фәршатов җиңүчедән  калышып, икенче урынны алды һәм  кубок белән бүләкләнде, 29 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Мөгурбиев Әбүбәкәр өченче урынны алды, 33 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Хөснетдинов Әмир икенче урынны алды. Команда тренеры Хәйруллин Илнар Гәйсә улына актив тормыш позициясе һәм Чуваш Республикасы спортын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International