12-14 гыйнварда «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2004-2006 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ачылу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе вәкиле Альберт Карташов, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирина Халикова, район спорт ветераннары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй спортчылары түбәндәге урыннарны алдылар: кызлар арасында 50 кг. авырлык категориясендә 2 урын Горошко Анастасия (тренеры Салихова Р.Р.), 53 кг. авырлык категориясендә 3 урын Данилова Мария (тренеры Салихов Р. Ф.), 76 кг. авырлык категориясендә 1 урын Хуҗина Ләйсән (тренеры Салихова Р. Р.), 3 урын Белых Карина (тренеры Салихова Р. Р.), егетләр арасында 61 кг. авырлык категориясендә 3 урын Галимов Артур (тренеры Салихова Р. Р.), 65 кг. авырлык категориясендә 3 урын Хисамиев Элдар (тренеры Салихова Р.Р.).