Зәйлеләр -чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының V этабында катнаштылар

2024 елның 14 гыйнвары, якшәмбе

Бүген Зәй муниципаль районының Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбенең әти-әниләре һәм тәрбияләнүчеләре Казан шәһәрендә узган чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының V этабында катнаштылар. Җанатарлар сыйфатында ярышларга 33 мәктәп тәрбияләнүчесе һәм 21 ата-ана килгән иде. Сәфәрне Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы оештырды. Бүген хатын-кызлар һәм ир-атлар скиатлоны узды, анда танылган чаңгычылар Александр Большунов, Анастасия Фадеева, Иван Горбунов, Сергей Ардашев, Мацокина Христина һәм башкалар катнаша. Бүгенге көндә РФ субъектлары арасында команда зачетында Татарстан Республикасы беренче урынны алып тора! Безнең җанатарлар трибунада ерактан күренеп тора. Чарада катнашучылар ярышлардан  зур кәнагатьләнү алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International