2023 нче елда «Социаль активлык» төбәк проектының “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Минем ишегалдым лагере” проектын гамәлгә ашыру өчен физик затлар арасында үткәрелгән «Росмолодежь» конкурсының беренче сезонында Зәй районының Студентлар отрядлары штабы командиры Әделия Борһанова 994 000 сум акча отты. Грант акчалары ярдәмендә ишегалды лагеры үз эшен җәйге, көзге каникуллар чорында ук башлаган һәм кышкы каникуллар чорында да дәвам иткән. “Минем ишегалдым лагере” проектының кышкы сменасы 2-9 гыйнварда шәһәрнең 10 мәйданчыгында узды. «Легенда 17» педагогик отряды аниматорлары көн саен 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Кышкы смена темасы популяр мультфильм «Хыял саклаучылар»мотивларына нигезләнгән. Балалар тылсымлы дөньяга сәяхәткә чумдылар, анда аларга балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкин булды. Программага квестлар, интерактив уеннар, биюләр, кызыклы биремнәр, экскурсияләр һәм башка күп нәрсәләр кертелгән иде. «Минем ишегалдым лагере» проекты Зәй муниципаль районында инде унҗиденче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Балалар өчен бу өй янындагы лагерь атмосферасын тою, вакытны күңелле үткәрү, яңа дуслар табу, шулай ук ата - аналар эштә булганда һөнәри белгечләр күзәтүе астында булу өчен бик яхшы мөмкинлек, - дип сөйләде Әделия Борһанова.