«ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы старт алды

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 2023 ел эш йомгаклары буенча «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы башлануы турында игълан итә. Конкурсның максаты-гражданлык җәмгыятен үстерүдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советларының ролен арттыру. Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: 1. "Муниципалитет территориясендә яшәүче халык белән эшләү, муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек итү буенча муниципаль берәмлекнең Иҗтимагый советы эшчәнлеген иң яхшы оештыру". 2. "Муниципаль берәмлектә җәмәгать контроле буенча муниципаль берәмлекнең Иҗтимагый советы эшчәнлеген иң яхшы оештыру". 3. "НКОга ярдәм итү һәм үстерү буенча муниципаль берәмлекнең Иҗтимагый советы эшчәнлеген иң яхшы оештыру". Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2024 елның 10 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр тапшырыла. Тулырак мәгълүматне сылтама буенча табарга була: https://oprt.tatarstan.ru/2023-god-7307049.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International