Бүген "Энергетик" мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды. Очрашу «Горячие сердца» концерт төркеме солисты Мария Никитина башкаруында «Защитники Отечества» патриотик җыры белән башланып китте.Очрашуда хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, хәрби комиссариат вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты. Алар һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов солдатларны шәһәр һәм районда башкарылган эшләрнең барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән аларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаган өчен рәхмәт белдерде, барысының да җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хезмәтләре турында сөйләделәр, зәйлеләрнең адреслы гуманитар ярдәмнәре, якыннары турында кайгыртулары өчен зур рәхмәт белдерделәр. Шулай ук аларга район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сораулар белән турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә, көнүзәк проблемалар турында фикер алышырга мөмкинлек булды. Очрашу ахырында хәрбиләргә район хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды.