Зәй районында хәрби белән хушлаштылар

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан Садыйков Эдуард Гиндулла улы белән хушлашты. Прапорщик Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Эдуард Гиндуллович контракт буенча хезмәт итә. Аның гомере 23 нче декабрьдә өзелгән. Аксар авылы мәдәният йортында хәрбине соңгы юлга озату буенча матәм митингасы узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов аның әнисе, туганнары, якыннары, барлык аксарлыларга һәм зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Без Аксар авылында туган тагын бер геройны соңгы юлга озатабыз. Эдуард Гиндуллович ун елдан артык гомерен Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә багышлады тыныч тормышны яклап, махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Без бүген бөтен район халкы, хәрби хезмәткәрнең әнисе, аның туганнары, якыннары, авылдашларының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз», -диде Разиф Гали улы. Шулай ук митингта катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкиле Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары урынбасары Рафис Гыймазов чыгыш ясады. Эдуард Садыковны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне саклап озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне туган авылы зиратында җирләделәр. Герой турында хәтер зәйлеләр күңелендә мәңге сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International