Район башлыгы Р.Г.Кәримовның Раштуа бәйрәме белән котлавы

2024 елның 5 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле зәйлеләр, православие динен тотучылар!

Сезне чын күңелдән якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Раштуа — ул һәрвакыт могҗиза көтү, яңарыш бәйрәме. Ул рухи тигезлеккә омтылу белән киләчәккә ышаныч һәм өмет уята. Күп гасырлар дәвамында православие, ислам һәм башка традицион конфессияләр белән беррәттән, толерантлыкның уникаль дини-мәдәни традицияләрен формалаштыруга, иҗтимагый тормышның әхлакый нигезләрен саклауга ярдәм итә. Ул туган Татарстаныбызның һәм муниципаль районыбызның этникара татулыгының, социаль иминлегенең һәм чәчәк атуының мөһим факторы булып тора. Чын күңелдән бу якты бәйрәмнең сезгә яңа көч һәм ышаныч, игелекле эшләргә башлангыч бирүен телим. Һәр йортта тынычлык һәм татулык булсын, ә Раштуаның җылы нуры йөрәкләрегезне озак җылытсын. Чын күңелдән барыгызга да сәламәтлек, иминлек, бәхет, муллык телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International