Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында яшәүче хатын-кыз үзенең бизнес-идеясен тормышка ашырды
2024 елның 5 гыйнвары, җомга
Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» милли проекты буенча үз эшен үстерүгә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган Юлия Шабанова үзенең уңышлы тарихы белән уртаклашты. Юлия Шабанова эш эзләү максатыннан Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итте. "Мин иҗади кеше, офиста эшләү минем өчен түгел. Мин күбрәк ирекле булуны яратам, үз эш нәтиҗәләремне күрергә телим. Мәшгульлек үзәге белгечләре миңа «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында бушлай укырга тәкъдим иттеләр. Порталда күп санлы укыту программалары тәкъдим ителгән. Мин тиз арада үзем өчен кызыклы «График дизайн нигезләре» программасын таптым. Уку дистанцион рәвештә узды, дәресләр бик уңайлы һәм танып белүчән, практик эшләр җитәрлек иде. Мәшгульлек үзәге белгечләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» милли проекты буенча үз бизнесын ачуда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Минем күптәннән реклама, баннерлар һәм башка полиграфия хезмәтләре күрсәтү буенча бизнес идеям бар иде. Мин үземне сынап карарга булдым, бизнес-план төзедем һәм аны уңышлы якладым. Шулай итеп минем полиграфия бизнесында эшем башланды. Алынган акчага җиһазлар сатып алдым Һәм бүгенге көндә мин үз эшчәнлегемне уңышлы алып барам. Милли проектлар ярдәмендә мин яңа белемнәр алдым һәм бизнес идеямне тормышка ашырдым».
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз