3 гыйнварда «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Барс» спорт мәктәбе тренеры Андрей Иванович Бобылев истәлегенә багышланган бадминтон буенча турнир узды. Ярыш нәтиҗәләре: ир-атлар арасында 1 урын Әхмәтшин Айнур, 2 урын Әсхәдуллин Аяз, 3 урын Сафин Роберт; хатын-кызлар арасында 1 урын Әхмәтшина Айсылу, 2 урын Тумашева Галия, 3 урын Городнова Ольга. Җиңүчеләр һәм призерларга спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.