Бүген "Ялта-Зәй" үзәгендә Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм беренчелеге I турының йомгаклау көне узды, анда иң көчле чаңгычылар ярышты. Спортчылар ярышны 10/15 км классик стильдә аерым старт белән үттеләр. Зәй спортчыларының нәтиҗәләре: кызлар арасында Казенкова Софья 1 урынны алды, егетләр арасында Бирюков Вадим 1 - урын, Нехаев Данил - 2 урын яулады. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Зәй командасы 3 нче урынны (1070 очко), беренчелек нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны (752 очко) алды.