Район башлыгы ятим балаларга фатир ачкычлары тапшырды

2023 елның 29 декабре, җомга

Бүген хакимият бинасының зур залында мөһим вакыйга булды: 11 кеше, ятим балаларны һәм ата - ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү дәүләт программасы буенча фатир ачкычлары алды. Фатир ачкычларын яшьләргә район башлыгы Р.Г. Кәримов тапшырды. Разиф Гали улы чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, аларның барысын да якынлашып килүче - 2024 ел бәйрәме белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде, ә фатир алганнарга яңа тормышта уңышлар, бәхет һәм иминлек теләде. 5 ел дәвамында егетләр һәм кызлар фатирларда махсус аренда килешүе буенча яшәячәк, ә бу вакыт узгач, торак бинаны хосусыйлаштыру мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International