Район башлыгы Р.Г. Кәримов зәйлеләрне Яңа 2024 ел белән котлый

2023 елның 29 декабре, җомга
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Бик тиздән без тагын бер ел чиген атлап, барыбыз да яратып бәйрәм итә торган Яңа елны каршылыйбыз. Бу йортларыбызны җылыта торган, буыннар бәйләнешен ныгытучы, киләчәккә якты өметләр багланучы гаилә традицияләре чоры. Узган елдан безнең хәтерләребездә бары иң яхшы мизгелләр генә калсын. Әйдәгез, янәшәбездә булганнарга рәхмәтебезне белдерик. Якыннарыбызның күңел җылысын, яратуын, ярдәмен югары бәялик. Район халкының иң күркәм сыйфатлары – мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек бүген аеруча күренә. Узып баручы ел безне тормыш кыйммәтләрен югары бәяләргә, катлаулы чорда нык, кыю булырга тагын да ныграк өйрәтте. Киләсе 2024 ел Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елы, дип игълан ителде. Ул безгә һәм якыннарыбызга уңышлы ел булсын, илебезгә тынычлык алып килсен! Барлык яхшы ниятләр тормышка ашсын, Яңа ел озак көттергән Җиңү китерсен, яңа биеклекләргә ирешү, якты ачышлар елы булсын! Ихлас күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Яңа - 2024 нче ел белән тәбрик итәм! Районыбызның барлык казанышлары - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Яңа ел йортларыбызга иминлек, муллык һәм яңа бәхет-шатлыклар китерсен! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге, ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле тыныч тормыш телим. Яңа -2024 нче ел белән!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International