Район башлыгы Р.Г. Кәримов 12 яшьлек Федор Шишовның теләген үтәде

2023 елның 29 декабре, җомга

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов «Теләкләр елкасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 12 яшьлек Федор Шишовның теләген үтәде. Өйдә укучы бишенче сыйныф укучысы Яңа ел бәйрәменә фотопринтер бүләк итүне сорап хат яза. Федор иҗади бала, яхшы җырлый, әнисе белән бергә әйберләр үрә, төрле эшләнмәләр ясый, әкиятләр, шигырьләр язу белән шөгыльләнә. Разиф Гали улы Федор белән очрашкач аның кәефе, укудагы уңышлары белән кызыксынды, киләсе елда малайның тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүен һәм уку алдынгысы булуын теләде. Ә район башлыгы бүләк иткән төсле портатив фотопринтер аңа күп кенә иҗади идеяләрне һәм проектларны тормышка ашырырга, дуслары һәм якыннары өчен уникаль бүләкләр ясарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International